Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
Проектлар

Тормышны ярату (Жизнелюб)

Проект «алтын» яшьтәге өлкән буын кешеләрен мәдәни тормышка җәлеп итүгә, эчтәлекле күңел ачу чаралары белән тәэмин итүгә һәм катнашучыларны югары тормыш тонусында тотарга ярдәм итүгә юнәлдерелгән. «Тормышны ярату» бүлегендә клублардагы дәресләр җәдвәле, проект буенча дәресләр уздырыла торган мәдәният сарайлары, китапханә һәм паркларның адреслары белән танышырга мөмкин.

Проект турында
«Без кешеләрнең озын гомер кичерүләрен генә түгел, актив тормыш рәвеше белән яшәргә теләкләре һәм мөмкинлекләре булуын телибез»
Илсур Метшин
Казан Мэры

Актив шәһәрлеләр өчен оештырылган «Тормышны ярату» проекты 2016 елның 1-нче декабрендә эшли башлады. Теләге булган һәр пенсионер шәһәрнең 14 мәдәният йорты һәм сарае, 33 китапханәсе һәм 7 паркында урнашкан клублардагы бушлай дәресләргә йөри ала. Алар 10 төрле иҗат һәм спорт юнәлешен берләштерә: вокал, эстрада, халык һәм бал биюләре, сынлы сәнгать, Скандинавия йөреше, театр иҗаты, мобиль ликбез, фитнес һәм башкалар. Өлкән буын вәкилләре үзләренең сәләтләрен һәм алган күнекмәләрен бәйрәмнәрдә һәм гомумшәһәр чараларында күрсәтәләр.

 «Тормышны ярату» проекты Казанның өлкән буын кешеләре арасында инде популярлык казанып өлгерде. 2019 елда клублардагы дәресләрдә 100 меңнән артык кеше катнашкан.

Барлык сораулар буенча +7(843)236-42-93 кайнар линия телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.  

Саннар һәм фактлар:
  • 1000
    казанлы клубта һәр атна шөгыльләнә
  • 80%
    катнашучы - хатын-кызлар
  • 10
    юнәлеш буенча дәресләр үткәрелә
  • 55,2%
    катнашучылар бию, сәламәт яшәү рәвеше, мобиль ликбез һәм вокал дәресләренә йөри

Карта