Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.08.2019, 15:38

Ел саен үткәрелә торган балалар Сабантуе Казан зооботаника бакчасында узачак

Килүчеләрне милли уеннар һәм ярышлар, атларда йөрү, кызыклы мастер-класслар, бию һәм эстрада чыгышлары көтә.


(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче август). Ел саен үткәрелә торган балалар Сабантуе 18-нче августта Казан зооботаника бакчасында узачак.

Яшь кунакларны милли уеннар һәм ярышлар, атларда йөрү, кызыклы мастер-класслар, бию номерлары һәм татар эстрадасы йолдызларының һәм республиканың атказанган артистларының чыгышлары көтә: Филүс Каһиров, Айрат Ильясов, Фирдүс Тямаев, Зөлфәт Зиннуров һәм башка бик күпләр булачак.

Бәйрәм 12.00 сәгатькә планлаштырылган, дип хәбәр итәләр Казанның зооботаника бакчасында.

Барлык вакыйгалар