Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
09.01.2020, 11:26

«Черек күл»дә фигуралы шуу буенча мастер-класс узачак

Дәресне 2019 елгы Универсиаданың бронза призеры Арина Пашина үткәрәчәк.


(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы гыйнвар). 11-нче гыйнварда Казанның «Черек күл» паркында фигуралы шуу буенча мастер-класс узачак. Тимераякта шуарга теләүчеләрне 2019 елгы Универсиаданың бронза призеры Арина Пашина өйрәтәчәк.

Бушлай дәрес 11.00 сәгатькә планлаштырылган. Үз тимераякларың белән керү ирекле, тимераякларны прокатка алу - сәгатенә 150 сум, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.

Исегезгә төшерәбез, бу кышкы сезонда Казанда 78 хоккей тартмасы, 19 шугалак, 12 чаңгы базасы һәм 8 яктыртылган чаңгы трассасы эшли. Аларның адреслары һәм эш графигы белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Барлык вакыйгалар