Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.08.2023, 17:25

Казанда «Кремль авазлары» проектын эшләтеп җибәрәчәкләр

Музей-тыюлык территориясендә биш тавыш инсталляциясе барлыкка киләчәк

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август). Спас манарасында, Гавами урыннар ишегалдында, Благовещенский соборы артында һәм Кремль эчендә сөйләп торучы җиһазлар куелачак, ул музей-тыюлыкның төрле еллардагы язмышын ачарга ярдәм итәчәк. Проектта катнашу бушлай. Ләкин тулысынча чуму өчен колакчыннар кирәк булырга мөмкин. Проект Formate студиясе белән берлектә рәссамнар Екатерина Конюхова һәм Настя Мороз, шулай ук урындагы рәссамнар тарафыннан булдырылган. Бу хакта Казан Кремле матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инсталляцияләрнең исемнәре:

– «Сәгать порталы». Локация: Спас манарасы. Тарихның төп объекты сәгать булачак;

– «Җанлы тау». Локация: Казан Кремле диварындагы арка. Үзәк герой Казан гербында сурәтләнгән мифик Зилант булачак;

– «Сәүдә ярлары». Локация: Гавами урыннар ишегалдындагы камора. Инсталляция дөньяның бар җирләреннән Казан аша үткән сәүдә юллары турында сөйләячәк;

– «Җилләр чыңы». Локация: Благовещенский соборы артындагы территория. Монда барысы да узган гасыр ахырында шәһәрнең 1000 еллык яшен билгеләргә ярдәм иткән Чехия тәңкәсенә багышланачак. Ул Казан Кремле территориясендә табылган;

– «Безнең заман спектакле». Локация: Благовещенский соборы артындагы күзәтү мәйданчыгы. Инсталляция 1960 нчы елларда төзелгән «Прометей», «мультимедиа сәнгате пионеры», конструкторлык бюросының легендар проектын тәкъдим итәчәк.

Барлык локацияләр 26 нчы августтан башлап ачык булачак.

 

Барлык вакыйгалар