Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.01.2026, 17:21

«Крылья Советов» паркында орнитологик экскурсия уздырыла

Чарада катнашу өчен теркәлергә кирәк

Марат Мөгыйнов фотосы

Якшәмбе көнне, 25 гыйнварда, «Крылья Советов» паркында бишенче кышкы орнитологик экскурсия уздырыла. Очрашуда катнашучылар иҗтимагый киңлекләрдә йөреп, Авиатөзелеш районында яшәүче канатлы дусларыбыз белән танышачак.

Экскурсияне орнитолог Ольга Деревянко үткәрә. Ул кышны шәһәрдә үткәрү өчен урманнардан нинди кошлар очып килүе, кошларның тавышларын бер-берсеннән ничек аерырга икәнлеге турында сөйләячәк, шулай ук чарада катнашучыларны кызыксындырган барлык сорауларга җавап бирәчәк.

Чара 9:00 сәгатьтә башлана. Катнашучыларны парктагы үзәк керү юлында көтәләр.

Экскурсиядә катнашу өчен алдан теркәлергә кирәк.

Барлык вакыйгалар