В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Илсур Метшин тугызынчы «Диалоглар» архитектура-шәһәр төзелеше конференциясен ачып җибәрде
Бүген Казанда тугызынчы «Диалоглар» архитектура-шәһәр төзелеше конференциясе эшли башлады. Үткәрү өчен мәйданчык итеп элеккеге тегү фабрикасы базасында ачылган «Адонис» креатив кластеры сайланды. Форум «Үз-үзеңне тиз камилләштерү шәһәре» пленар сессиясе белән ачылды. Фикер алышуда Казан мэры Илсур Метшин һәм чакырылган экспертлар катнашты. Сессияне Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина алып барды. Катнашучылар яшьләрнең үз-үзләрен тиз камилләштерү өчен шартлар булдыру һәм стартапларны эшләтеп җибәрү турында сөйләштеләр.
Денис Гордийко фотосы
«Диалоглар» конференциясе «Адонис» креатив кластеры территориясендә уздырыла торган беренче чара булып тора. Кластер Профсоюз урамындагы дүрт катлы бинада элеккеге шул ук исемдәге тегү фабрикасы йортында урнашкан. Объектның милекчесе, Казан эшмәкәре Ирек Галиев «Адонис»ны иҗади тәкъдимнәрне үстерү үзәге итәргә ниятли.
Кластерда инде кәһвәханә ачылган. Беренче кат кунак бүлмәсе, икенчесе – медиалаборатория, өченчесе лекторий булачак, дүртенче катта панорама зонасы урнашачак. Кластер проектын Ян Ярмощук җитәкчелегендә Мәскәүнең Сreativespace Hunter компаниясе әзерләгән.
Илсур Метшин Ирек Галиевка объектны тулы тормыш белән яши торган иҗат үзәгенә әйләндергәне өчен рәхмәт белдерде. «Мондый объектларны булдыру уйлары башта нәкъ менә күңел түрендә туа, аннары акыл аны тормышка ашыра. Ирек – башкалардан аерылып тора торган эшмәкәр, ул медицинадан алып ритейлга кадәр төрле юнәлешләрдә үсә. Эшмәкәрләрнең кайдадыр читтә, ә бәлки Монакода чираттагы яхта сатып алмыйча, социаль әһәмиятле проектлар белән шөгыльләнү дәрәҗәсенә җитүләре йөрәгемә май булып ята. Мондый командалар үсә һәм гасырлар дәвамында эз калдырырлык эш башкара», - дип билгеләде шәһәр башлыгы.

Командасы БДБ илләрендә иҗади кластерларның 52 концепциясен эшләгән Ян Ярмощук Казанда белгечләр креатив индустрияләр өчен халыкны җәлеп итү үзәген булдыруга игътибарларын юнәлтте, дип ассызыклады. Мондый мәйданчыкларны проектлауда төп игътибар төрле шәһәр бергәлекләренең ихтыяҗларына тиз җайлаша торган сыгылмалы мохит булдыруга юнәлтеләчәк.
Шәһәрдә яшьләр өчен кызыклы мохит булдыру темасы пленар сессиянең төп темаларыннан берсе булып тора.
Мэр яшьләр өчен төп инфраструктура буларак яшүсмерләр клубларын саклау мөһимлегенә игътибарны юнәлтте. Шәһәрдә балалар төрле юнәлешләр буенча бушлай шөгыльләнә торган 67 клуб челтәре эшли.
«Яшьләр Казанны бүген башкала ничек бар, нәкъ менә шулай үзгәртә. Безнең өчен яшүсмерләрнең үз вакытын компьютер клубларында гына уздырмавы мөһим. Бюджетта әлеге юнәлеш өчен акча каралмаган заманда да яшүсмерләр челтәрен, илдә бик азларның берсе буларак, без саклап кала алдык. Минем янга килүчеләр, беренче катларның барысын да безгә сат, диючеләр күп булды. Ләкин без аларны гына түгел, хәтта шәһәр читендәге лагерьларны да сатмадык. Бу безнең балалар ял итә, шөгыльләнә һәм үз сәләтләрен ача ала торган урыннар», - дип сөйләде Илсур Метшин.
Ул ассызыклаганча, яшьләр инфраструктурасына мондый игътибар күрше регионнардан килгән яшьләр өчен дә шәһәрне кызыклырак итә. Әгәр 20 ел элек башка шәһәрләрдән килгән студентлар саны 3% тан артмаган булса, хәзер бу күрсәткеч 40% ка кадәр диярлек арткан.
Шәһәр башлыгы билгеләп үткәнчә, мондый нәтиҗәләргә шәһәрне үстерү институтының комплекслы эше, шулай ук Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстанның элеккеге Президенты Минтимер Шәймиев ярдәме белән ирешелгән.
«Алар кыю карарлар кабул итәргә курыкмый торган җитәкчеләр һәм әлеге җитәкчеләр тарафыннан кабул ителгән эш нәтиҗәләре дистә еллар узгач та үзен күрсәтә башлый», - диде ул.

Мэр конференциядә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, болай диде: «Мондый кластерлар бер генә дә, ике генә дә булмасын, һәм Казан иң алдынгы тәҗрибәләрне туплаучы, үзенә тартып торучы җылы үзәк булсын. Шәһәрне үстерү институты эшендә Казанның иртәгесе һәм дистә еллар хезмәт итәчәк архитектура чагыла. Казанның архитекторлар мәктәбенә зур рәхмәт. Мин мондый шәһәрдә эшләвем белән горурланам».
Эшлекле фикер алышу чарасында шулай ук бу күчемсез милек өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруда катнашучы һәм шәһәр мохитен үстерү белән кызыксынучы экспертлар катнашты. Алар арасында «Шәһәр икътисады институты» фонды директоры Александр Пузанов, эшмәкәр Валерий Кравцун, Kravt hotels & homes федераль челтәре идарәчесе һәм коммерцияле күчемсез милектә 20 ел стажлы белгеч, элек Россиядә һәм Көнчыгыш Европа илләрендә WeWork бизнесын җитәкләгән, хәзерге вакытта KravtGroup кунакханә компаниясенең башкарма директоры Андрей Жамкин бар иде.
«Без Казанда яңа проект эшли башлыйбыз. Бу безнең тормышыбызда иң дулкынландыргыч мизгелләрнең берсе булачак», - диде Андрей Жамкин Казансу ярында төзеләчәк күпфункцияле «ЯрПарк» торак комплексы турында һәм алга таба дөньяда бик популяр перспективалы креатив киңлекләр турында сөйләде.
Дискуссиядә шулай ук UD Tech һәм UDTX венчур студиясе директоры Азат Гайнетдинов, Татарстанның инвестиция-венчур фонды башлыгы Дамир Галиев катнашты. Архитектор-шәһәр төзүче, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты укытучысы һәм Kruchina teamга нигез салучы Марина Шпилько Казан төзүчеләренең берсе белән яшүсмерләрнең үз-үзләрен камилләштерү өчен куркынычсыз киңлекләргә багышланган тикшеренү эше белән таныштырды һәм Кече Мәскәү урамындагы элеккеге янгын каланчасы бинасында әлеге аудитория өчен җайлаштырылган киңлек концепциясен тәкъдир итте.

Уфаның баш архитекторы Руслан Хәйрулин Уфаның креатив киңлекләре турында сөйләде, соңыннан шәһәр башлыгы Илсур Метшинга уникаль «Уфа – Казан» плиткалар коллекциясен бүләк итте: сурәт бердәм паннога җыелган 12 автор эшләнмәсен берләштерә. Ул Уфада шундый ук зурлыктагы панноны шәһәрнең креатив киңлекләренең берсендә урнаштырырга планлаштырулары турында сөйләде һәм Казан үз кластерларының берсендә шундый ук арт-объект урнаштырып, әлеге тәкъдимне хуплар дип ышаныч белдерде.
«Диалоглар» архитектура-шәһәр төзелеше конференциясе 6 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Аның тулы программасы белән сылтама буенча танышырга була.
«Диалоглар» – ул 2022 елдан башлап Татарстан башкаласы мэры тәкъдиме белән үткәрелә торган архитектура-шәһәр төзелеше конференциясе. Чараны Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе ярдәме белән Шәһәрне үстерү институты оештыра.
Өч ел эчендә конференциядә 5,6 меңнән артык кеше катнашкан. Алар арасында Россиядән һәм чит илләрдән 430 эксперт та бар. Конференция онлайн рәвештә трансляцияләнә һәм аны 7 мең тамашачы караган.