Казанның паркларын һәм скверларын төзекләндерү буенча системалы эш 2011 елда ук башланган иде, ул чакта «Сәламәтлек бишьеллыгы», «Яшел рекорд» һәм «100 сквер» программалары старт алды. 2015 елда «Парклар һәм скверлар елы», 2016 елда «Су саклау зоналары елы», 2017 елда «Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы» республика проектларын үстерүгә нәкъ менә бу эш этәргеч бирде. Болар барысы да «Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру» федераль өстенлекле проектын тормышка ашырырга мөмкинлек бирде.
2024 елда Казанда җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү буенча 19 проект гамәлгә ашырылган. Парк зоналарының гомуми мәйданы 71 гектарга арткан. Бүгенге көндә Казанда гомуми мәйданы 625 гектар тәшкил иткән 169 парк һәм сквер бар.
Парклар һәм скверлар белән беррәттән шәһәр яр буйларын төзекләндерү эшләре алып барыла. 2017 елда Казанда зур проект – Аккош күлләре территориясен экологик яктан тергезү гамәлгә ашырылды. 2022–2024 елларда Зәңгәр күлләр ярларын ныгыту һәм аның тирәсен төзекләндерү эшләре башкарылды. Казансу яр буенда республикада беренче булган төрле яшьтәге балалар өчен уен мәйданчыгы – «Елмай» балалар паркы төзелде.
Кабан күлләре яр буйларын төзекләндерү эшләре дәвам итә. 2024 елда Г.Камал исемендәге театрның яңа бинасы янындагы территорияне тулысынча яңарту кысаларында Һади Такташ урамында балалар мәйданчыгы, театр эффектлары мәйданы һәм яңа пирслы парк төзелә башлады.
Татарстан башкаласының визит карточкасы – каралган агачлар, чәчәк композицияләре һәм сыйфатлы чирәмнәр. 2024 елның җәендә спорт уеннарына һәм БРИКС саммитына әзерлек барышында Казанда 2 мең чәчәкле чүлмәкләр урнаштырдылар, 15 мең кв.м чәчәк бакчасы булдырдылар. Моннан тыш, бер ел эчендә 56 мең агач һәм 41 мең куак утыртылды.
Казанда юлларны һәм ишегалларын норматив хәлгә китерүгә игътибар бирелә. 2024 елда Татарстан башкаласында 38 юл объекты ремонтланган, 459 күп фатирлы йорт территориясе төзекләндерелгән. Шул исәптән «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында иң тузган 9 юл участогының асфальт-бетон өслеге яңартылган. Ремонт һәм төзелешнең гомуми мәйданы 2,4 млн кв.м тәшкил иткән.
Барлыгы 10 ел эчендә шәһәрдә 18,4 млн кв.м юл төзелде һәм төзекләндерелде. Нәтиҗәдә, шәһәр юлларының гомуми мәйданы 23 млн квадрат метрга кадәр арткан, ә аларның норматив торышы күрсәткече 85% тәшкил итә.