Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Сораулар һәм җаваплар

Сораулар һәм җаваплар буенча эзләү
  • Куда обращаться при выявлении фактов складирования, сброса снега не на муниципальной земле?
    Киңәйтергә


  • Күпфатирлы йортларның ишегалларында стационар булмаган сәүдә объектлары (лареклар, сәүдә палаткалары) урнаштырырга ярыймы?
    Киңәйтергә

    Казан шәһәр Думасының 2006 елның 18 октябрендәге 4-12 нче номерлы карары белән расланган Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләренең 155.14 пункты нигезендә йорт яны территориясендә, палаткалар, киосклар, лареклар, кече базарлар, павильоннар, җәйге кафелар, җитештерү объектлары, автомобильләргә, көнкүреш техникасына, аяк-киемнәренә вак-төяк ремонт ясау предприятиеләре, кунаклар өчен билгеләннәрдән тыш, автомобиль кую урыннарын да кертеп, теләсә нинди сәүдә һәм җәмәгать туклану предприятиеләрен урнаштыру рөхсәт ителми. Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләренең әлеге пунктын бозган өчен Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.6 статьясы нигезендә кисәтү яисә гражданнарга – ике мең сумнан өч мең биш йөз сумга кадәр, вазыйфаи затларга – унбиш мең сумнан утыз мең сумга кадәр, юридик затларга ике йөз мең сумнан биш йөз мең сумга кадәр административ штраф салу рәвешендә җаваплылык каралган. Шул ук, бер ел дәвамында әлеге гамәлләрне кабат кылган очракта, гражданнарга – өч мең биш йөз сумнан биш мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – утыз мең сумнан илле мең сумга кадәр, юридик затларга биш йөз мең сумнан бер миллион сумга кадәр административ штраф яный.



  • Үзмәшгульләр өчен каралган махсус салым режимының нинди өстенлекләре бар?
    Киңәйтергә
    Үз эшчәнлегеңне легальләштерү. Контрольдә тота торган органнар тикшерүләреннән һәм кисәтүләреннән куркырга кирәкми.

    Банкларның кредит продуктларын алу мөмкинлеге.

    Үзмәшгульләр хисап һәм декларацияләр тапшырмый. Клиентлар белән исәп-хисап ясау өчен онлайн-касса сатып алырга туры килмәячәк. Чек автомат рәвештә «Минем салым» («Мой налог») кушымтасында формалаша.

    Салым суммасын исәпләргә кирәк түгел, кушымта моны автомат рәвештә эшләячәк.

    Пенсия иминияте фондына мәҗбүри кертемнәр юк, бары тик ирекле рәвештә генә.

    Үзмәшгульләр өчен махсус салым режимы карта һәм счетларга килгән барлык акчаларга салым салуны күздә тотмый. «Минем салым» («Мой налог») кушымтасында чекларны формалаштырганда чагылдырылган керемнәргә генә салым салына.

    Эшчәнлекне эксперимент үткәрелә торган төбәктә генә (Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Калуга өлкәсе, Татарстан) гамәлгә ашырырга мөмкин. Шул ук вакытта пенсия һәм медицина иминиятенә билгеләнгән кертемнәр түләү бурычы юк.



  • Ни өчен 2021 елның гыйнварында кылынган хокук бозу өчен, карар почта аша 2021 елның февралендә генә килгән?
    Киңәйтергә

    Карар административ хокук бозу кылган көннән соң 2 ай эчендә чыгарыла (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 4.5 маддәсе). Аның күчермәсе хокук бозучыны теркәү урыны буенча карар чыгарылган көннән алып 3 көн эчендә заказлы почта аша җибәрелә (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 4.5 маддәсең 2 өлеше).

    Мәсәлән, хокук бозу 2021 елның 18 гыйнварында кылынган, карар 2021 елның 2 февралендә чыгарылган, аның күчермәсе 2021 елның 3 февралендә җибәрелгән һәм 2021 елның 9 февралендә алынган.

  • Стационар булмаган сәүдә объектларын дисклокацияләүгә киоск кердеме?
    Киңәйтергә
    Стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру урыннары Казан шәһәре Башкарма комитетының «Казан шәһәре территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын һәм җәмәгать туклануы объектларын урнаштыру схемасын раслау турында» 2020 елның 12 ноябрендәге 3266 номерлы карары белән расланган.


  • Кайсы урамнарның фасадларына тышкы кондиционерларны куярга ярамый?
    Киңәйтергә

    Казан шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләренең 29.27 пункты нигезендә, шәһәр тирәлегенең зәвыгына арттырылган таләпләр куелган урамнарда һәм гомумшәһәр юлларында урнашкан биналарның төп һәм ян-як фасадларында тышкы кондиционерларны урнаштырырга рөхсәт ителми. Мондый урамнар һәм юллар исемлеге Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының 2014 елның 24 ноябрендәге 6716 нчы номерлы «Казан шәһәрендә махсус шәһәр әһәмиятенә ия территорияләрне һәм шәһәр тирәлеге зәвыгына арттырылган таләпләр куелган урамнар һәм гомумшәһәр юллары исемлеген раслау турында»гы карарында күрсәтелгән.



  • Үзмәшгуль булырга теләүчеләргә яки инде үзмәшгуль булганнарга консультация сорап кая мөрәҗәгать итәргә?
    Киңәйтергә

    ·         - «Үзмәшгульләргә ярдәм итү үзәге» коммерциягә нигезләнмәгән автоном оешмасы, Казан, Тел. +7 (965) 585-81-81 яки +7 (927) 441-81-43, электрон адрес: centr.samozanyatyh.RT@mail.ru;

    ·         - Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, сайт: https://npd.nalog.ru/

    ·         - Казан Башкарма комитеты Аппаратының Икътисади үсеш комитеты, эшмәкәрлеккә ярдәм итү һәм аны үстерү бүлеге. Тел.+7 (843) 299-17-73, +7 (843) 299-17-22, электрон адрес: podderzhka16@mail.ru.




  • Мин почта аша карар кабул алмадым, ни өчен ул законлы көченә керде һәм суд приставларына тапшырылды?
    Киңәйтергә

    Карар Сезнең хат алганнан соң 10 көн узгач үз көченә керә. Хат кирәкле булмаган почта җибәрүләрен саклау складына вакытлыча саклауга килгән очракта, карар 10 көннән соң үз көченә керә (РФ Югары Суды Пленумының 2005 елның 24 мартында кабул ителгән « Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексын кулланганда судларда барлыкка килә торган кайбер мәсьәләләр турында» 5 номерлы карары).

    Административ штрафны түләү срогы карар законлы көченә кергән көннән 60 көн тәшкил итә. Ирекле түләү срогы чыккан очракта, карар суд пристав-башкаручыга үтәү өчен җибәрелә (Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 32.2 маддәсең 5 өлеше)

  • Казанда киоскларны урнаштыру тәртибе белән кайда танышырга була?
    Киңәйтергә
    Казан шәһәре территориясендә стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыру тәртибе Казан шәһәре Башкарма комитетының 2017 елның 22 маенда кабул ителгән 1908 номерлы карары белән расланган (соңгы үзгәрешләрне исәпкә алып, 12.07.2009 ел, № 2541)

  • Ничә яшьтән үзмәшгуль булырга мөмкин?
    Киңәйтергә

    Россия Федерациясе Гражданнар кодексы нигезендә гражданинның үз гамәлләре белән граждан хокукларын булдыру һәм тормышка ашыру, үзе өчен граждан вазифаларын булдыру һәм аларны үти алу мөмкинлеге тулы күләмдә балигъ булгач, ягъни унсигез яшькә җиткәч барлыкка килә. Шул ук вакытта, шәхси эшмәкәр буларак теркәлмәгән 14 яшьтән 18 яшькә кадәр балигъ булмаган балалар түбәндәге очракларда үзмәшгульләр сыйфатында теркәлү мөмкинлегенә ия:

    - балигъ булмаган балаларның, гаилә коруларына бәйле рәвештә, эшкә сәләтлелеккә тулы күләмдә ия булулары;

    - югарыда күрсәтелгән эшчәнлек төрләре алып барылуга бәйле рәвештә килешү эшләренә балигъ булмаган балаларның ата-аналарының, уллыкка алучыларның яки попечительнең - законлы вәкилләренең язма ризалыгы булу;

    - опека һәм попечительлек органы карары яки суд карары буенча балигъ булмаган баланы тулысынча эшкә сәләтле (эмансипация) дип игълан итү.