Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
02.10.2023, 10:05

4 нче октябрьдә Казанда Даун синдромы булган кешеләр өчен йөзү буенча «Победим вместе» бөтенроссия турниры старт ала

4-9 нчы октябрьдә Казанда Даун синдромы булган кешеләр өчен йөзү буенча «Победим вместе» бөтенроссия турниры узачак. Катнашуга Россиянең 38 субъектыннан һәм дүрт илдән 201 кеше гариза биргән. ТР башкаласы ел саен сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен яңа халыкара һәм бөтенроссия спорт чаралары өчен мәйданчык булып тора, шулай ук спорт өлкәсендә инклюзив мәдәният булдыру буенча үз проектларын гамәлгә ашыра.

Быелның гыйнварында нәкъ менә Казанның илнең төп спорт вакыйгаларының берсен – интеллект үзенчәлекләре булган кешеләр өчен инклюзив дөнья булдыруга юнәлдерелгән Россиянең Махсус Олимпиадасының «Бердәм уеннары»н кабул итүе очраклы түгел. Россиянең һәм Белоруссиянең 59 төбәгеннән 2000 нән артык атлет һәм команда вәкилләре Казанның 14 объектында 18 спорт төре буенча ярышларда катнашты. Интеллектуаль яктан бозылулары булган кешеләр өчен мондый масштабтагы ярышлар беренче тапкыр үткәрелде. Бу Россия өчен генә түгел, бөтен дөнья өчен яңа формат.

Быел «Авиатор» физкультура-спорт җәмгыяте базасында «Мотор» спорт мәктәбендә яңа юнәлеш – параклаймбинг (адаптив кыяга менү) ачылды. Бу спорт төре генә түгел, реабилитация ысулы да, анда барлык мускул төркемнәре катнаша, координация һәм логик фикерләү үсә. Хәзер параклаймбинг белән 18 яшькә кадәрге 12 кеше шөгыльләнә.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм өлкәннәр өчен уникаль спорт комплексы «Ярдәм» мәчете территориясендә эшли. Бүгенге көндә «Дан» инклюзив комплексында инвалидлар өчен тугыз спорт төре тәкъдим ителгән. 150 дән артык кеше шөгыльләнә, алар арасында танылган коляскалы баскетболчылар, спорт мастерлары һәм инклюзив төркемнәр бар.

Хәзерге вакытта җиде шәһәр объекты тулысынча сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр, шул исәптән коляскалы инвалидлар өчен яраклаштырылган,: дүрт йөзү бассейны (Идел буе районында – «Акчарлак», Совет районында – «Ракета», Авиатөзелеш районында – «Триумф», Яңа Савин районында – «Ватан») һәм өч универсаль спорт залы («Ак Бүре», «Бокс һәм өстәл теннисы үзәге» һәм «Спектр»).

Муниципаль спорт объектларының 100% ы начар ишетүчеләр өчен, 60% ы начар күрүчеләр өчен ачык. 18 спорт аренасының 17 сендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен трибуналарга керү оештырылган.

Быел Бондаренко урамындагы «Ватан» спорт комплексы бинасында лифт торгызылды һәм бинаның керү төркеме пандусына капиталь ремонт ясалды, тикшерү-керү пунктының керү өлешен оештыру буенча эшләр башкарылды. «Ак бүре» универсаль спорт комплексында пандусның тоткасын һәм өслеген алыштырдылар һәм инвалидларга стоянкада машина кую өчен 13 урын билгеләделәр.

Моннан тыш, ел ахырына кадәр «Хезмәт резервлары» физкультура-спорт җәмгыяте бинасының керү төркеменә пандуслар урнаштыру һәм «Триумф» боз аренасында һәм «Триумф» универсаль спорт комплексында керү төркеме пандусларын ремонтлау планлаштырыла.

Спорт объектларының барлык киенү бүлмәләре өчен бюджеттан тыш акчага сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган кешеләрне киендерү өчен пеленаль өстәлләр һәм маталар сатып алынган.

2021 елның августыннан Казанның спорт объектларына 33 мең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кеше килгән. Иң зур ихтыяҗ йөзү һәм дәвалау физкультурасына – бу дәресләргә атнага 300 дән артык кеше килә.

Хәзерге вакытта Казанда инвалидлыгы булган 84 меңнән артык шәһәр кешесе, шул исәптән 5974 бала яши.

Барлык пресс-релизлар