В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда 2020 елда биш иҗтимагый киңлек төзекләндереләчәк. Әлеге максатларга республика бюджетыннан «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» өстенлекле проекты кысаларында 887 млн сум акча бүленгән.
Беренче тапкыр яңа иҗтимагый киңлек Авангард урамындагы «Теплоконтроль» микрорайонында барлыкка киләчәк. Җәй ахырына элек чүплек һәм стихияле парковка булган 8 мең квадрат метрдан артык мәйданлы участок тулысынча үзгәрәчәк һәм җирле халыкны үзенә туплау ноктасына әвереләчәк. Монда төрле яшь төркемнәре өчен берничә балалар мәйданчыгы, зур булмаган памп-трек, тренажер мәйданчыгы, футбол-волейбол зонасы һәм кыш көне чыршы подиумы булып хезмәт итәчәк сәхнә барлыкка киләчәк.
Моннан тыш, гамәлдәге иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерү дәвам итә. Былтыр Юдино торак массивында бистәнең йөз еллык юбилее уңаеннан башкарылган масштаблы эшләрне дәвам итеп, реконструкцияләнгән Тимерьюлчылар мәдәният йорты каршындагы мәйдан төзекләндерелә. Халык үтенече буенча биредә фонтанны торгызу, яшелләндерү һәм балалар уен зонасын булдыру буенча чаралар үткәрелә. Шулай ук эшләр исемлегенә инженерлык челтәрләрен реконструкцияләү, Яңа ел чыршысы өчен нигез, җәяүлеләр өчен юллар, су белән тәэмин итү челтәрләре, канализация һәм автомат су сибү урнаштыру кертелгән. Эшләр комплексында тукталыш павильонын реконструкцияләү каралганлыктан, куркынычсызлык максатыннан 30-нчы августка кадәр әлеге пункт шәһәр транспорты тукталышлары исемлегеннән чыгарылган.
Быел «Черек күл» борынгы шәһәр паркын төзекләндерүнең өченче этабы башланды. Ул «Гашыйклар аркасы» авария-торгызу эшләрен, коймаларны, баскычларны һәм тоткаларны ремонтлауны, өстәмә яшелләндерүне, җәяүлеләр өчен юлларның бер өлешендә катламны алыштыруны үз эченә ала. Паркта медиа арт-объектлары, сәнгать яктырткычлары, видеокүзәтү һәм тавышлы хәбәр итү системалары, яңа ел бизәкләре өчен нигез барлыкка киләчәк.
Түбән Кабан күле яр буен масштаблы реконструкцияләүнең икенче чираты дәвам итә. Г.Камал исемендәге театрдан алып Мәрҗани һәйкәленә кадәр җирдә төзекләндерү эшләре төгәлләнде инде. Сәлимҗанов урамындагы участокта тимер-бетон эшләре, инженерлык челтәрләрен урнаштыру һәм салу эшләре алып барыла. Исегезгә төшерәбез, ике чакрым озынлыктагы участокта фиточистарту каскадлары, амфитеатр, гамаклар, спорт мәйданчыгы, яшелләндерелгән территория, пикник-парк, велоюллар һәм велопарковкалар барлыкка киләчәк.
ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Дәрвишләр бистәсендә Сәет Галиев исемендәге мәдәният йорты янындагы паркны төзекләндерү эшләре алып барыла. Биредә Ленинград блокадасында яшәүчеләргә һәйкәл, Мәңгелек ут системасы һәм һәлак булган сугышчыларга монумент реконструкцияләнгән инде. Шулай ук паркта сәхнә урнаштыру, керү төркеме скульптураларын реконструкцияләү, яңа арт-объектлар һәм афишалар урнаштыру һәм өстәмә яшелләндерү каралган.
Исегезгә төшерәбез, соңгы тугыз елда республика һәм федераль үзәк ярдәме белән Казанда 78 иҗтимагый киңлек яңартылды һәм төзелде, шуның нәтиҗәсендә парк зоналарының гомуми мәйданы 164 гектарга артты. Бүген ТР башкаласында гомуми мәйданы 412 га булган 144 ял итү зонасы бар.