Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.04.2024, 10:06

Апрель аенда Казан мэриясе «Саумы, Казан!» конкурсын игълан итәчәк

Быел «Саумы, Казан!» конкурсы декоратив-гамәли сәнгать осталары өчен үткәреләчәк. Конкурста, гражданлыгына бәйсез рәвештә, 18 яшьтән өлкәнрәк профессиональ осталар катнаша алачак. Эшләр ике яшь категориясендә бәяләнәчәк – 35 яшькә кадәр һәм аннан өлкәнрәк. Катнашучылар җиңү өчен дүрт юнәлештә көч сынашачак: тирене сәнгатьле эшкәртү, киез басу, керамика һәм челтәр бәйләү.

Иң яхшы эшләрнең авторлары акчалата бүләк алачак. Җиңүчеләрнең эшләреннән күргәзмә оештырылачак. Шулай ук буклет чыгару планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, беренче конкурс 2022 елда – язучылар һәм шагыйрьләр, 2023 елда графиклар һәм рәссамнар өчен үткәрелде.

Шулай ук Казан мэриясе ТР рәисе каршындагы телләр буенча комиссия ярдәме белән яңа бәйге – балалар пьесалары конкурсын башлап җибәрергә әзерләнә. Җиңүчеләр акчалата бүләкләр алачак, ә конкурс нәтиҗәләре буенча иң яхшы дип табылган пьесалар, сәхнәләштерү өчен, театр коллективларына тәкъдим ителәчәк.

Барлык пресс-релизлар