Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
01.03.2021, 08:00

Казанда алданган өлешчеләрнең 30 йортының 23е төзелеп беткән

Бүгенге көндә Казанда 30 проблемалы объектның 4740 фатирга исәпләнгән 23 объекты төзелеп беткән. 2020 елда Нокса Авышлыгы урамындагы «Молодежный» торак комплексында 190 фатирга исәпләнгән 2-нче номерлы йорт файдалануга тапшырылган. 2959 фатирга исәпләнгән 7 йорт төзелеп бетмәгән, шул исәптән «ФОН» компанияләр төркеменең 4 йорты (1999 фатир, 1556 өлешче), «Свей» фирмасы» ҖЧҖ-нең 3 йорты (960 фатир, 1063 өлешче). Аларны төзеп бетерүне яңа төзүче – «Дом.РФ» фонды башкара.

Бу максатларга бүлеп бирелгән акчаларның гомуми суммасы якынча 9 млрд. сум тәшкил иткән, шуларның 6 млрд.сумы – федераль бюджеттан, 3 млрд. сумы – республика бюджетыннан.

Төзелешнең техник заказчысы булып Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тора. «ФОН» компанияләр төркеме йортлары буенча генераль подрядчы итеп «Ак таш» компанияләр төркеме билгеләнде. «Свей» фирмасы объектлары төзелешен төгәлләүне «Бриз» компанияләр төркеме гамәлгә ашыра.

Исегезгә төшерәбез, өлешләп төзү турындагы законнарга кертелгән үзгәрешләр нигезендә, төзелеш тәмамлану вакыты яки объектны өлешчеләргә тапшыру сроклары 6 айдан артык булган очракта, мондый объект проблемалы объектларның бердәм реестрына эләгә, мондый йортларны төзүчеләргә карата банкротлык процедурасы башлана, ә объектлар үзләре төзелеп бетүгә «Дом.РФ»Федераль фондына тапшырыла.

Барлык пресс-релизлар