Казан – кабатланмас тарихы һәм бай мәдәни мирасы булган меңьеллык шәһәр. Монда архитектурада чагылыш тапкан гореф-гадәтләр һәм заманчалык аһәңле үрелеп бара, анда борынгы һәйкәлләр һәм заманча шәһәр төзелеше чишелешләре янәшә тора.
Татарстан башкаласы, үзенең тарихи үзенчәлеген саклап, тиз үсә. Шәһәрдә мигъмарият һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә уңайлы шәһәр мохите булдыруга һәм Казанның тарихи йөзенә сакчыл мөнәсәбәткә юнәлдерелгән зур проектлар гамәлгә ашырыла.
Шәһәрнең үсеше Казанның озак вакытка исәпләнгән киңлек һәм инфраструктура үсеше стратегиясен билгели торган Генераль план нигезендә гамәлгә ашырыла. Тарихи мирасны саклауга аерым игътибар бирелә – республика җитәкчелеге теләге белән тарихи җирлекне тотрыклы үстерү концепциясе эшләнде, ул мәдәни мирас объектларын яклау һәм таныту эшендә мөһим корал булып тора.
Мондый алым ярдәмендә Казан үткәнне һәм киләчәкне, гореф-гадәтләрне һәм яңарышларны аһәңле рәвештә берләштерә алган заманча Европа шәһәре статусын саклап кала.