Казан – бай тарихлы меңьеллык шәһәр. Анда 491 мәдәни мирас объекты урнашкан. Күп гасырлар эчендә шәһәр территориясендә күп кенә архитектура стильләре һәм карашлары үзара үрелгән. 2013 елгы Универсиада алдыннан, эре комплекслар һәм спорт объектлары төзелгән вакытта, Татарстан башкаласы шактый үзгәрде.
Архитектура һәм шәһәр төзелеше өлкәсендә шәһәрдә берничә эре проект алып барыла. 2020 елда Казанның яңа Генераль планы кабул ителде. Документ якындагы 20 елга – 2040 елга кадәр шәһәрнең үсеш векторын билгели. Генплан нигезендә Җирдән файдалану һәм төзелеш буенча яңа кагыйдәләр, төп шәһәр төзелеше регламенты эшләнә. Соңыннан 2021, 2022 һәм 2024 елларда үзгәрешләр кертелде. Төп шәһәр төзелеше регламенты — Казанда җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре 2021 елда расланган. Бүгенге көндә җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренә аларны 2024 елда Казан шәһәренең Генераль планына кертелгән үзгәрешләргә туры китерү максатында үзгәрешләр кертү буенча эшләр алып барыла.
Моннан тыш, Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Казанның тарихи җирлеген тотрыклы үстерү концепциясе эшләнде. Бу мәдәни мирас объектларын саклау эшендә мөһим адым булды.