Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта

Казанда Татарстан Республикасының Биектау һәм Лаеш районнары территорияләрендә, шулай ук Казанның Константиновка һәм Зур Дәрвишләр поселогы территорияләрендә күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү буенча актив эш алып барыла.

Күп балалы гаиләләрне бушлай җир кишәрлекләре белән тәэмин итү программасы Казанда 2012 елның февралендә старт алды. Программа гамәлдә булган вакытта 8817 Казан гаиләсе участоклар белән тәэмин ителгән. Бу вакыт эчендә түләүсез җир кишәрлеге алу хокукына ия булган гаиләләр саны 18137 га җиткән.

2022 елда Казанда объектларны файдалануга тапшыруга 843 рөхсәт бирелгән  (64 күп фатирлы торак йорт, 48 блокланган торак йорт, 134 граждан билгеләнешендәге объект, шул исәптән бер мәдәни мирас объекты, шулай ук ясалма булдырылган җир участогы). Моннан тыш, 418,6 мең кв.м шәхси торак төзелеше файдалануга тапшырылган.

Шәһәр халкына уңайлы булсын өчен, шәхси торак төзелеше һәм бакча йортларын төзү һәм тәмамлау турында белдерү кәгазьләрен рәсмиләштерү, шулай ук объектларны файдалануга тапшыруга рөхсәтләрне килештерү тулысынча электрон рәвешкә күчерелде. Каралу нәтиҗәләре электрон имза белән имзалана һәм гражданнарның электрон почтасына җибәрелә.


Саннар һәм фактлар
  • 1152
    күп балалы гаиләләргә 2024 ел эчендә җир кишәрлекләре бирелде
  • 6500 артык
    2024 ел өчен җир кишәрлекләрен муниципаль җир контролен гамәлгә ашыру тәртибендә тикшерү
  • 5304,7 млн сум
    2024 ел өчен шәһәр бюджетына мобилизацияләнгән салым булмаган керемнәр суммасы