Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.09.2019, 11:12

Казанлылар «Ретро вспышка» этнофотокроссында катнаша ала

Иҗади ярыш 20-22-нче сентябрь көннәрендә узачак.


(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы сентябрь). Татарстанда 20-22-нче сентябрьдә «Ретро вспышка» этнофотокроссы узачак. Фотография, видеога төшерү һәм арт-сәнгать белән мавыгучы республика халкы чикләнгән вакыт шартларында узачак иҗади ярышларга кушыла ала.

Этнофотокросс өчен эшләр цифрлы фотография, цифрлы видеоролик, VHS-видеоролик һәм граффити кебек юнәлешләр буенча кабул ителәчәк. Ярышларда төрле квалификацияле кешеләр катнаша ала. Моның өчен 19-нчы сентябрьгә кадәр сылтама буенча күрсәтелгән форманы тутырырга кирәк. Иҗади ярышта катнашуын раслаганнан соң, конкурсантлар оештыручылардан эшләр өчен темалар язылган хатлар алачаклар.

Этнофотокросс нәтиҗәләре буенча 22-нче сентябрьдә финал күргәзмәсе оештырылачак, анда тавыш бирү юлы белән иң яхшы эшләрне билгеләячәкләр.

«Ретро вспышка» этнофотокроссы ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан ТР Иҗади яшьләр академиясе белән берлектә үткәрелә, дип хәбәр ителә республика ведомствосы сайтында.

Барлык вакыйгалар