Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.03.2022, 15:47

Горки-Әмәт урманында фримаркет узачак

Казанлылар «Дом» экоүзәгендә кием-салым һәм башка әйберләр белән алмаша алачак.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче март). 2 нче апрельдә Горки-Әмәт урманындагы «Дом» экоүзәгендә кием-салым һәм башка әйберләр белән бушлай алмашу буенча фримаркет узачак.

Ярминкәгә кием-салым, аяк киеме һәм сумкалар, савыт-саба, интерьер әйберләре, бижутерия, иҗат өчен товарлар, китаплар, чәчәкләр өчен төрү материаллары, уенчыклар, өстәл уеннары, техника, канцтоварлар һәм башка әйберләр алып килергә мөмкин. Артык калган барлык кием-салым «Беренче адым» хәйрия фондына җибәреләчәк.

Килүчеләр өчен «ЭкоЛогично», «ЭкоДвор» проекты мәйданчыгы да эшләячәк. «Лапа» хәйрия фонды терлек азыгы, хайваннар өчен япмалар, уенчыклар, муенсалар һ.б. кабул итәчәк.

2 нче апрельдә чарага килә алмаучылар үз әйберләрен сишәмбедән шимбәгә кадәр 8:00 дән 20:00 гә чаклы Җиңү проспекты, 71г адресы буенча «Дом» экоүзәгенә алып килә ала.

Чара 12:00 дән 17:00 гә кадәр үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар – Казанның Шәһәр балалар экология-биология үзәге.

Барлык вакыйгалар